Алдагы видеоязмабыз Зәй районының уңган булган терлекчелек тармагында инде шактый еллар эшләп килүчеләр турында.
Таң туды исә, “Баграж” комплексы терлекчеләре эш урыннарына ашыга. Биредә аларны яраткан маллары-кечкенә бозаулар көтеп тора. Нина Солдаева терлекчелек тармаганда инде 30 ел хезмәт куя. Бозау карау эшенә алынганчы сыер савучы булып эшләгән.
Һава торышының кырыс чаклары да терлекчеләрнең эшен туктатмый, бозаулар һәрвакыт караулы: алларыннан ризык өзелми. Печәнен вакытында салып, фуражны да тиешенчә биреп торалар. Эш ике сменада оештырылган. Фермада 506 баш бозау исәпләнә. Аларның һәркайсы тәүлегенә 800 грамм артым бирә.
Яшь бозауларны карау аеруча җаваплы һәм игътибар сорый торган эш. Екатерина Григорьева да терлекчелектә 25 нче елын эшли. Моңа кадәр 9 ел дәвамында бозауларны салкын ысул белән тәрбияләгән.
Биредә һәркем җаваплылык тоеп, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Эш шартлары да яхшы. Бүлмәләрдәге чисталык биредә уңган терлекчеләр эшләвен дәлилли. Иң мөһиме – ферма, маллар бар. Димәк, авыл яши, авыл кешесенә эш бар», — диләр алар.
Чулпан Әмири, Әдилә Борһанова, Денис Ипатов, Татарстан Яңалыкары, Зәй районы.