Авылларга ярдәм итү буенча киң колачлы программаны Татарстанда булдырырга тәкъдим итәләр – әлеге фикер Биектау районында үткән «Татарстан — казанышлар республикасы» матбугат туры кысаларында яңгырады.
Тәүлегенә 600 тоннага кадәр сөт кабул итәләр — Биектау районындагы комбинатның җитештерү күләме республика буенча иң зурларның берсе. Сыйфатлы чималны бары тик тәме, төсе, исе, үзлелеге, файдалы антибиотиклары буенча гына сайлап алалар. Шул юл белән сөт кибет киштәсенә кадәр барып җитә.
Икенчесе — куерту һәм cусызландыру цехы. Монда яңа җайланмалар ярдәмендә сөттән 50% ка кадәр концентрат чыгарыла — башка сүзләр белән әйткәндә, булачак коры сөт.
Республика гранты буенча 3 миллиард тирәсе инвестиция алдык. Аппарат цехына тагын бер киптерү җайланмасы сатып алганнар.
Сөт эшкәртүнең иң мөһим этапларың берсе — коры сөт җитештерү, нәкъ менә шушы киптерү аппаратында эшләнә ул. 30 метр биеклектә, тәүлеккә 35 тоннага кадәр коры сөт чыга, шуннан чимал алга таба, мәсәлән, кондитер әйберләре ясау өчен җибәрелә.
Ә каймакны май цехына җибәрәләр.
Цехтагы күп кенә аппаратларга Россиядә тиңнәр юк — аларны да авылларга ярдәм программасы буенча республика грантына сатып алганнар.
Киләчәктә авылга ярдәм итү максатларын да куйдылар.
Бүген һәр дүртенче татарстанлы авылда яши, моны саклау — республиканың өстенлеге.
Диана Дасаева, Фәрит Җәләли, Татарстан яңалыклары, Биектау районы.