Тырыш гаилә – авыл күрке. Күпләр шәһәргә күченеп киткәндә, авыл тормышын үз итеп, туган җирләрендә төпләнеп калган гаиләләр аеруча соклану хисе уята.
Кайбыч авылында яшәүче Гыйльмановлар да әнә шундыйлардан. Ишле гаиләнең авылда төпләнү тарихы , тормыш-көнкүреше Алсу Сәмигуллина материалында.
Марат һәм Венера Гыйльмановлар — укытучылар. Гаилә башлыгы авыл мәктәбендә физкультура һәм география фәннәре укыта, Венера башта укытучы булып, бүгенгесе көндә балалар бакчасында эшли.
Яшьләр авыл клубында таныша. Ул вакытта егет яңа гына армиядән кайткан, кыз исә Казан шәһәрендәге гимназияләрнең берсендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли торган була. Берникадәр очрашып йөргәннән соң, гаилә коралар. Икесе дә авыл тормышын яратканга, биредә төпләнәләр,
Авылда да яшәп була, дип фикер йөртә Гыйльмановлар. Иренмәгән кешегә эш бар ул. Һәр елны 30-35 каз бәбкәсе, 60-70 чеби алып үстерәләр. Авылда булгач азыгын да табасы җиңелрәк.
Гаиләләре ишле, өч кызлары бар. Олысы бүгенгесе көндә музыка мәктәбендә укыта, уртанчысы – медицина училищесында белем ала. Төпчекләре исә башлангыч сыйныф укучысы, шахмат уйнау, рәсем ясау белән кызыксына.
Рәсем ясаудан тыш, гаилә башлыгы агачтан ишекләр, тәрәзә рамнары да ясый. Кыскасы, җитмеш төрле һөнәр иясе. Гомумән, Гыйльмановларның уңганлыгына ис китәрлек. Хезмәттән курыкмыйлар, кулларыннан бар эш тә килә. Башкаларга үрнәк булып, күпчелек шәһәрлеләр көнләшерлек итеп яши белә алар.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары