Узган атнада Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышы белән якыннанрак танышыр өчен республика районнарына сәфәр кылды.
Мөслим районында бер гектарга уртача 97 килограмм минераль ашлама тупланган. Авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге буенча район 6 нчы урында тора. Рөстәм Миңнеханов аграрийлар белән аралашты һәм Мөслимдә җитештерелә торган техниканы һәм запас частьләрне карап үтте.
Тукай районы башлыгы — Фаил Камаев әйтүенчә, хуҗалыклар кирәкле техника һәм ашламалр белән тәэмин ителгән. Кыр эшләренә барлыгы 176 техника җәлеп ителгән.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама һәм Минзәлә районнарында булды. Биредә җирлек башлыклары белән аралашу, терлекчелек комплекслары һәм предприятиеләре эше белән танышу булып узды.
Буа сәнәгать паркында — сөләйман һәм мәрсин токымлы балыклар үстерү өчен инкубация цехын булдырганнар. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкилләре биредә булып кайттылар.
Әлеге 140 мең керкә балыгы маймычларына нибары бер ай чамасы гына. Бер елдан соң әлеге балыклар ике килограмм авырлыкта булачак дип фаразлый Дмитрий Федоров.
Эшкуар Тимур Хәсәнов та инкубация комплексы, балык үрчетү һәм балык эшкәртү буенча заводлар төзи.
Буа сәнәгать паркы территориясе 27 гектар тәшкил итә, шуларның 7 гектары гына буш түгел. Резидент булу өчен үз идеяң белән республиканың Инвестиция-венчур фондына мөрәҗәгать итергә кирәк.
Баулы игенчеләре язгы чәчү эшләрен вакытында тәмамлады. Орлык культуралары 70 мең гектардан артык чәчелгән.
Айрат Әхмәтовның кыр урыны Кырым-Сарай авылы янында урнашкан. Республиканың иң югары биеклеге булганлыктан, монда явым-төшемнәр аз була, Мондый һава торышы шартларында ашлык чәчү һәм уңыш җыю җиңел эш түгел.Мең гектар чәчүлек мәйданының 800 гектарын сабан бодае тәшкил итә. Узган ел иң уңдырышлы булмаган җирдән 38 центнер уңыш җыелган. Әлеге күрсәткечләр рекорд дип санала.