Язгы чәчү күләмнәреннән 29нчы апрельгә миллион гектардан артык яисә 60 проценттан артыграгы чәчелгән. Бөртеклеләр — 70%, шикәр чөгендере — 81%, рапс — 55%, көнбагыш — 51%. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ассызыклап узды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров язгы чәчү эшләре буенча алдынгылар сафында баручыларны һәм артта калучы районнарны әйтеп узды.
Сабан культуралары чәчү белән беррәттән саклау чараларын да оештыру зарур. Сиптергечләр шулай ук тикшерү үтә. Министр су һәм эшче эремәләр әзерләү исәбенә препаратларның нәтиҗәлелеген 30%ка кадәр арттыра торган стационар эремә комплексларыннан файдалану кирәклеген ассызыклады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йомгак ясады. Яз көне Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Яшел Үзәндә алты ярминкә көне үткәрелде. Продукция 379 миллион сумга якын сатылган. Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Республикада быелның 1 кварталында терлекчелек тармагы йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узды. Татарстанның төньяк районнары вәкилләре Марат Җаббаровны Биектауга чакырды. Биредә хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү, мөгезле эре терлекләрне тукландыру темасына аралашачаклар.
Тиздән миллион гектарда бөртекле һәм техник культуралар чәчеләчәк. Республикада тәүлеккә дүрт мең тоннадан артык сөт савыла. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров әйтүенчә, кайбер районнар савым сыерларны киметкән.
«Татпотребсоюз» махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрде. Республика кулланучылар кооператорлары махсус хәрби операция башыннан ук безнең егетләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә.Шулай ук Кукмара «ГАРО» кооперативы да Луганск шәһәренә күп тапкырлар гуманитар ярдәм җибәргән
Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча штабның оператив төркеме чираттагы тапкыр кирәкле товарлар исемлеген формалаштырды. Алар арасында үзләре җитештергән продукция дә бар.
Бу атнага авыл хуҗалыгы тармагына бәйле яңалыклар шулар иде.