Районнарда бәрәңге утырта башлаганнармы, чәчү эшләре буенча нинди хуҗалыклар алдынгылр сафында, быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан нинди ярдәм биреләчәк? Бу һәм башка сорауларга җавап безнең сәхифәдә.
Бу көннәрдә сабан культуралары 1 миллион 180 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу планның 66% дигән сүз. Әлеге мәгълүматны Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция режимында киңәшмәне Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Быел һава торышы шартлары аркасында Татарстанда бәрәңгене соңрак утырта башладылар, бүген Чистай, Буа, Лаеш, Мамадыш, Апас һәм Чирмешән районнары бәрәңге утыртырга кереште. Яшелчә культуралары 365 гектар мәйданда чәчелгән, бу планның 18% тәшкил итә.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Тәтеш, Лениногорск, Зәй, Буа, Мөслим районнары кыр эшләре буенча алдынгылар сафында булуын ассызыклап үтте.Май башыннан республика буенча уртача 31 миллиметр күләмендә явым-төшем булган — бу норманың 75 %ы. Мондый һава шартлары чәчү эшләрен тоткарласа да, туфракта дым запасын артырды.
Апас районында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды. Пленар өлеш башланганчы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров беренче эш итеп Лилия Зәйнуллинаның теплица хуҗалыгында булды.
Лилия ханым 2001 елдан башлап ябык грунтта яшелчә һәм берьеллык чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә. Бүгенгә авыл
хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 6,5 гектар тәшкил итә, Узган ел 900 тоннадан артык яшелчә, шул исәптән 330 тонна кыяр һәм 571 тонна помидор үстерелгән. Мондый уңышка ирешер өчен хөкүмәт ярдәмгә килгән.
Лилия Зәйнуллинаның 70 тән артык хезмәткәре һәм үз техникасы бар. Узган ел акчалата керем 211 миллион сум тәшкил иткән.
Ел саен май аенда район, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм шәхси хуҗалык җитәкчеләре җыела. Аларга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, юристлар, банк хезмәткәрлре белән күзгә-күз очрашырга һәм үз юнәлешләрен авылда ничек итеп үстерергә кирәклеген ачыкларга кирәк. Аның формасы гаилә фермасы, кечкенә пекарня яки башка төрле кече предприятие булырга мөмкин.
Марат Жаббаров ассызыклаганча, быел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 550 миллион сум тәшкил итәчәк.
Авылда кече бизнесның үсеш дәрәҗәсе, район башлыкларының нәтиҗәлелеген бәяләүдә элеккечә төп күрсәткечләрнең берсе булып кала дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин.
Кече бизнеска ярдәм күрсәтү йөзеннән шактый районнарда түгәрәк өстәлләр уздырылачак. 3 июнгә кадәр Балтач, Баулы, Әгерҗе районнарында әлеге мәсьәләгә кагылышлы утырышлар булачак дип көтелә.