Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында үткәргән киңәшмәдә язгы кыр эшләре турында сүз алып барды. Бүген республика районнары бер-бер артлы чәчү эшенә кереште
Арпа чәчүгә республиканың көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм үзәк зонасы районнары чыкты. Рөстәм Миңнеханов республикада техниканың җитәрлек булуын hәм ашлыкның зур запасы барлыгын ассызыклап үтте.
Министрлар Кабинетында узган брифингта вице-премьер — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров чәчү кампаниясен кыска вакыт эчендә уздыру зарурлыгын ассызыклап үтте.
Быел Республикада язгы кыр эшләре ике атнага алданрак башланды. Аерым хуҗалыкларда уҗымнарны тукландыруга март башында ук чыктылар. Ә язгы чәчүнең башлануы быел 5 нче апрель дип санала. Быел чәчүдә 13 мең трактор, 5 мең чәчкеч, тагын дистәләгән заманча комплекслар һәм башка агрегатлар катнаша.Нурлат районында да кыр эшләренә керешкәннәр.
Республиканың көньяк районнары гадәттәгечә язгы чәчүне беренчеләрдән булып башлап җибәрә, шундыйлар рәттендә Чирмешән районы да бар. Алар кыр эшләренә әзер, апрель аенда тулысынча техниканы тезекләндереп, орлыкларны әзерләп куйганнар.
Азнакай игенчеләре язгы кыр эшләренә керешер алдыннан Ел уңышлы булсын өчен башта басуда намаз укыйлар. Быел азнакайлылар 100 мең гектарга якын җир эшкәртергә исәплиләр.
Быел Азнакай хуҗалыклары үз вакытында барлык тиешле субсидияләрне дә алдылар. Шул исәптән Запас частьләр, ягулык-майлау материаллары һәм минераль ашламалар сатып алынган.