16 марттан башлап республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар һәр шимбә Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарының 2 мәйданчыгында, Түбән Кама шәһәренең 3 мәйданчыгында уздырыла. соңгы 3 ярминкәдә барлыгы 212 миллион сумга якын авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Биредә Шәһәр халкы яшелчә, ит һәм сөт продукциясен арзан бәядән сатып алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 28 апрельгә кадәр дәвам итә.