Уҗымның торышы, язгы кыр эшләре һәм техниканың әзерлеге турында Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоэлемтә аша киңәшмәне Премьер-министр Алексей Песошин үткәрде.
Төнлә белән һава торышы температурасы түбән булу сәбәпле кар бик әкрен эри, бүгенге көндә кырларды кар калынлыгы якынча 70 сантиметр тәшкил итә . Уҗым культураларының торышы турында әйткәндә, 550 мең гектар уҗымнарның 65%ы тишелеп чыккан, калган 35%ы үсеш алмаган. Иң җитди сорауларның берсе шулай ук тракторларны төзекләндерү, бүгенге көндә 202 тракторны ремонт эшләре көтә, шуларның 73е заманча җиһазландырылган тракторлар.
Татарстан яшелчә үстерүчеләре узган елга йомгак ясады, Россияда иң зур “Майский” теплица комбинаты 42 мең тонна яшелчә үстергән.
Наталья Сәгыйрова елның җәй фасылын аеруча көтеп ала, инде май азагында ук ул теплицаларда эшли башлый. Узган елгы уңышка сөенеп бетә алмый