Узган атнада башкалада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Беренче көн нәтиҗәләре буенча халыкка 71 миллион сумнан артык продукция сатылган.
Шулай ук Авыл хуҗалыгы ярминкәләре авыл районнарында да уза. Мәсәлән, бу Мөслим мәйданчыгы, биредә ит, сөт, йомырка һәм яшелчәләр тәкъдим ителгән. Мәйданчыкта даими рәвештә күрше районнардан, шулай ук Башкортстаннан авыл җитештерүчеләре катнаша, алар ярминкә көнендә биш йөзмеңлек товар саталар. Ярминкәгә кайберәүләр балаларын да алып килә, алар өчен биредә махсус программа каралган.
Беренче апрельга кадәр Республикада чәчү эшләре өчен бөтенесе дә әзер булырга тиеш. Мөслим районында барысы да тәртиптә, бары тик чәчүлек техникасын кабат тикшереп чыгасы гына бар.
Тулаем алганда, агрофирмаларда һәм зур булмаган крестьян- фермер хуҗалыкларында кыр эшләренә әзерлек бара. «Туган як» хуҗалыгында тракторлар, чәчү комплекслары, сиптергечләр ремонтлыйлар.
22 мең гектар сөрү җиренең 17 мең гектары эшкәртелә. 56 берәмлек комбайн һәм трактор, шул исәптән заманча җиһазландырылган тракторлар иртәгә үк кырга чыгарга әзер.
Исламов крестьян-фермер хуҗалыгына тукталып үтик. Фермер авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча иң зур заводның хуҗасы булып тора. Шуңа күрә комбайннар, үзләре җитештергән тракторлар һәм чәчү комплекслары кыр эшләренә керешергә бүген ук әзер.
Башка крестьян- фермер хуҗалыклары да хезмәттәшләреннән калышырга җыенмый. Техниканың гомуми саны — 70 берәмлектән артык. Шул исәптән заманча җиһазландырылган тракторлар саны да җитәрлек.
Биредә яшь механизаторлар эшли, алар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» телерадиокомпания конкурсының узган елгы көмеш призёры Фаил Гыйзетдинов та биредә хезмәт куя.
Район хуҗалыкларында орлык, ашлама материаллары кайтару дәвам итә.