Казандагы җитештерү комбинаты базасында, яңа макарон фабрикасы ачылды. Завод көн саен 5 тоннага кадәр макарон җитештерәчәк дип планлаштырыла. Республика Рәисе әлеге фабрика продукциянең төрләре белән танышты. Фабрикада көненә биш тоннага якын макарон эшләнмәләрен чыгаралар, тик бу әле башы гына. Гыйнвар аенда биредә яңа җитештерү башлап җибәргәннәр.
Ул Татарстан кулланучылар берлегенең макарон эшләнмәләренә ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ел саен райпо, кооперативлар һәм кибетләр 800 тоннага якын продукция сатып алырга әзер. Тагын 700 тоннасы республика сәүдә челтәрләренә җибәреләчәк. Продукцичнең беренче партиясе махсус хәрби операция сугышчыларына барып ирешкән инде.
Кооперативлар республика үсешендә мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов республиканың кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләре җыелышында. Алар авылларны кирәк-яраклар белән тәэмин итә – биредә 135 автолавка мең ярымга якын авылга хезмәт күрсәтә.
Стационар сәүдә үзәкләре ел саен төзелә. Соңгы өч елда 39 блок-модульле кибет төзелгән, быел тагын тугыз объект кулланышка тапшырыласы. «Бүген җитештерүчәнлекнең мөмкинлекләре бик зур», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан ике миллион тоннадан артык сөт җитештерә. Әмма әлегә барлык районнар да үз мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланмыйлар.
Моннан тыш, Рәис йөкләмәсе буенча республикабызда кулланучылар кооперациясен үстерү өстендә программа эшләү планнаштырыла. Ул Мәскәүдәге форумда тәкъдим ителер, дип көтелә.