Хәерле иртә! Эфирда “ Авыл сулышы” сәхифәсе. Сезнең белән мин Динә Нәҗметдинова. Йомыркага бәяләр арту соңгы вакытта иң актуаль темаларның берсе булып тора. Бу турыда сөйләшү узган шимбә көнне Хөкүмәт йортында булды. Әлеге мәсьәлә хәтта Россия президенты дәрәҗәсендә хәл ителә.
Берәүләр йомыркага бәя артты дип зарланса, башкалар бәягә артык игътибар итми, нинди бар, шундый бәядән авыл йомыркасын сатып ала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров башкала ярминкәсендә булып, вәзгыятне Республика Рәисенә хәбәр итте. Иртәнге сәгать сигезгә 200 меңнән артык авыл йомыркасы сатылган. Марат Җаббаров ассызыклаганча, 2023 нче елның унбер аенда барлыгы 1 миллиард 453 миллион данә йомырка җитештерелгән, узган ел белән чагыштырганда бу 33% күбрәк. Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрга кадәр дәвам итә. Биредә авыл хуҗалыгында җитештергән продукцияне арзан бәядән сатып алырга мөмкин.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров агросәнәгать мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм инвесторлар катнашты. Очрашуда җир-милек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү тәмамланды. Субсидияләр федераль проект кысаларында бирелгән. Аларны федераль бюджеттан да финанслыйлар. Сайлап алу Татарстан Хөкүмәте билгеләгән тәртип нигезендә үткәрелде.
29 гыйнвардан башлап 31 гыйнварга кадәр «Казан Экспо» да «ТатАгроЭкспо» 6 нчы махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе көтелә. Россиянең төрле төбәкләреннән 200 дән артык компания өч көн дәвамында үз продукциясен тәкдим итәчәк, шулай ук игенчелек һәм терлекчелек тармагына кагылышлы сорауларга җавап эзләнәчәк. ӘЛЕГЕ ОЧРАШУНЫҢ ТӨП МАКСАТЫ — ТӘҖРИБӘ БЕЛӘН УРТАКЛАШУ. Эшлекле программаның төп вакыйгасы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булуы көтелә, ул 30 гыйнварга билгеләнгән.