Узган атнаны «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Шул уңайдан Республика Рәисе Рөстәм Миңңнеханов вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән сәүдә рәтләрендәге азык-төлек төрлелеге hәм бәяләр белән якыннанрак таныштылар, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралаштылар.
Бу юлы агросәнәгать паркында үз продукцияләрен Арча, Кукмара, Мамадыш районнары тәкдим итте. Исегезгә төшерәбез, республикада күнегелгән гадәт буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 сентябрьдә башланды һәм 23 декабрьга кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәләр Казанда 15 мәйданчыкта уздырыла.
Актанышта танылган механизатор, спорт мастеры Илфат Әнвәров истәлегенә көрәш буенча республика турниры булып узды. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан, Башкортстаннан командалар катнашты. Илфат Әнвәров үз вакытында еш кына иң яхшы механизатор исеменә дә лаек булган, милли көрәш ярышларында да җиңүләр яулаган спорт остасы. Бүген аның эшен уллары hәм оныклары дәвам итә. 14 оныгының дүртесе бабалары истәлегенә уздырылган турнирда катнаша.
Бу көннәрдә сөтчелек тармагына нәтиҗә ясала, Татарстан Россиядә савым буенча беренче урында тора. “Ил ишетә, Ватан белә” исеме җисеменә туры килеп тора. Сөт комплексы Алексеевск районында җәйдән бирле эшли, шуңа да карамастан биредә эш гөрли.
“Ватан” колхозының җитәкчесе Илгизәр Әхмәтов бозауларга азыкны ничек әзерләүләре турында тәфсилләп сөйләде. Әлеге комплексны торгызу иң катлаулы вакытка туры килә – коронавирус авыруы, пандемия, шуңа да карамастан, биредә яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәр.
Бүген фермада барлыгы 2 мең 800 баш сыер исепләнә, шуларның 550 — савым сыерлары. Көн саен бер сыерга 26 килограмм сөт савалар. Көтү белән идарә итү, сөт саву заманча технология аша башкарыла.
Актаныш районындагы Фәрдиевләр крестьян-фермер хуҗалыгы кош үрчетү белән шөгыльләнә. Заманында әлеге эшне Айгиз Фәрдиевнең әнисе Хәзәр Галиевна башлап җибәрә.
Кош яки тавык ите кибет киштәләренә барып җиткәнче бик нык тырышырга кирәк. 21 көн дәвамында йомырка билгеле бер температурада торырга тиеш, шул ук вакытта барлык вакцинацияләр дә ясала. Өстәвенә ИНКУБАРОТ дип исемләнгән заманча технологиядә ярдәмгә килә. Технологлар бары тик эш процессын контрольда тота. Тавыкның авырлыгы 3ярым, дүрт килограмм тәшкил итәргә тиеш.
Хуҗалык цехларында бүгенгә 20 мең баш кош-корт исепләнә. Ашату автомат рәвештә башкарыла.