Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров урып-җыю кампаниясенең йомгаклау этабы, сөт комбинаты турында Хөкүмәт йортында узган утырышта сөйләде.
Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Кырларда эш гөрли, барлыгы 5 мең гектар көнбагыш, берничә йөз гектар ашлык кукурузы суктырасы калды. Барысы да һава торышыннан тора. Шулай ук шактый районнардан шикәр чегендерен җыю дәвам итә, тагын 600 мең тонна тирәсе татлы тамыр җыясы калган.