Республикада кыр эшләре азагына якынлашты. Бәрәңге уңышы җыелып беткән. Хәзерге вакытта 9 мең гектар көнбагыш, кукуруз суктырырга һәм шикәр чөгендерен җыярга кирәк. Урып-җыю белән беррәттән шикәр чөгендерен эшкәртү эше бара. Бүгенгә 100 тоннадан артык шикәр комы җитештерелде. Шикәрнең чыгышы уртача 16% чамасы тәшкил итә. 13 ноябрьдән башлап 17 ноябрьгә кадәр кырда хезмәт куйган техниканы тикшерү планлаштырыла. Барлыгы 11 мең трактор, 3 мең 500 комбайн, 5 меңнән артык чәчү һәм туфрак эшкәртү машинасын ремонтлау максат итеп куелган.
Лисичанск һәм Рубежный кибетләренә Татарстанда җитештерелгән продукцияне китерә башладылар. Кибет киштәләрендә газлы эчемлекләр, тәм-томнар, татар халкының милли ризыгы –ч әк-чәк, Кукмара районында җитештерелгән җиләк-җимешләрне күрергә мөмкин.
Нурлатта артезиан суын тутыру буенча яңа цех ачылды. Әлеге цехның эше белән Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны да таныштырдылар. Биредә Парламент Рәисе яңа цехтан тыш ит һәм сөт продукциясе ассортименты белән дә якыннанрак танышты. Ә иң мөһиме, сөт, май, кефир һәм башка продукция мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм Нурлат хастәханәләренә озатыла.
Республикада октябрьнең икенче декадасының күпчелек көннәрендә явым-төшемнең тигез булмавы аркасында тотрыксыз температура режимы билгеләп үтелде. Явым-төшем булмау һәм туфракта дым җитмәү Татарстанда көзге культура чәчүлекләренең 19 процентының начар торышына төп сәбәп булды Уңышның иң зур күләме Идел буе, Идел аръягы һәм Кама буе зонасына туры килә, ә бу гомуми санның 40% ын диярлек тәшкил итә.
Республикада барлыгы 550 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән, бу алдан планлаштырылганга караганда 50 мең гектарга күбрәк. Узган елгы тәҗрибәне исәпкә алып, уңайсыз һава шартлары аркасында көзге культуралар уңышының бер өлеше әрәм була.
Узган ел орлыклар бөтенесе дә тишелгән, быел бөтенләй башка төрле. Экспертлар фикеренчә, барысы да яхшы булачак, республиканың орлык запасы бар. Сабан культуралары чәчеләчәкме һәм быелгы уңышны югалту ничә процент тәшкил итә? Әлеге сорауларга җавап гомуми мониторингтан соң билгеле булачак.