Республикада язгы кыр эшләренә керештеләр, киләсе чәчүгә әзерлек бара. Кирәк булган кадәр орлыклар әзерләнгән. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
Бүген 20гә якын районда көзге күпьеллык үләннәрне тукландыралар. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре язгы кыр эшләренең башлану вакытын билгеләде, узган елның уңыш серен ачыкларга тырыштылар. Нәтиҗәдә, уңышның күләме язның соңрак яки иртәрәк килүе белән бәйле түгел дигән фикергә килделәр.
Озакламый Татарстан игенчеләре язгы чәчүгә чыга. Язгы кыр эшләре алдыннан республика фермерлары Мөслимдә чәчү эшләренә бәйле проблемалар турында фикер алышты. Барлык чәчү техникасын Мөслим районында җитештерәләр.Завод директоры Илгиз Исламов 20 ел элек техника җитештерү буенча кечкенә предприятие оештыра. Бүген анда чәчү техникасы, тракторлар, дискаторлар җитештерәләр.
Керемнәр артык булмаса да, металлга,ашламаларга бәяләр артканнан арта бара ди, фермерлар. Шул сәбәпле “Агромастер” җитәкчесе дискаторларга бәяне күтәрмәскә дигән карарга килгән.
Илдар Чемеров Чувашия фермерлары ассоциациясе башлыгы. Ул моңарчы читтән кертелгән запас частьләрне инде моңарчы ук үзләре җитештерергә өйрәнгән кешеләрнең оттырмаганнарын билгеләп үтте.
Беръюлы берничә төрле гамәл башкаручы техника куллану уңышның үзкыйммәтен генә киметеп калмыйча, экологик яктан чиста продукция җитештерергә дә ярдәм итә. Татарстан агрофирмалары һәм хуҗалыклары тәүлегенә 4 мең тоннага якын сөт җитештерә. Республика сөт буенча алдынгылар сафында тора. авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агростартап»программасы ярдәмендә әлеге өлкәдә шактый зур уңышларга ирешелгән.
Деминнар гаиләсе терлекчелек эше белән күптән түгел шөгыйьләнә әле. Башта симертү өчен 10 үгез алып караганнар, нәтиҗәсе яхшы булып чыккан. Узган ел «Агростартап» программасыннан файдаланганнар.Дәүләт тарафыннан мондый ярдәм булганда тизрәк файдаланып калырга кирәк диләр Алексеевск фермерлары.