Быел Мәскәүдә 25 нче тапкыр “ Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсе узды. Биредә үсемлекчелек, терлекчелек, техник һәм фәнни үсеш өлкәсендә булган төп казанышлар күрсәтелә. Күргәзмәдә Премьер-министр урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты. Безнең республиканың казанышларын 9 предприятие тәкъдим итте. Биредә вакытлыча павильонда терлекчелек экспозициясе урнашкан, анда теләге булган һәркем иң яхшы токымлы атлар, мөгезле эре терлекләр, кош-кортлар белән хозурлана алды.