Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Малайзиядә булып кайтты. Очрашуларда ит, сөт, бөртекле продукция, көнбагыш мае белән чит илләрне тәэмин итү турында сүз алып барылды. 2020 елдан бирле «Хәләл» Татарстан продукциясе экспорты ике ярым тапкырга артты һәм 6 миллион ярым доллар тәшкил итте. 2023 елга 8 миллион долларга ирешү планлаштырыла. Шулай ук безнең делегация Малайзиянең Ислам үсеше департаментына да сәфәр кылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан гаризалар кабул итү турында игълан итте. Алар нәселле таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган таналар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга исәп тота ала.Зур булмаган ферма төзүчеләргә дә төгәл бер сумма кире кайтарыла, мәсәлән, хуҗалыкта сигез сыердан күбрәк икән, 600 мең сум кире кайтарыла, биш сыердан артык булса, 300 мең сум ферма хуҗасының кесәсенә керә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына заявкалар 9 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Республикада дүртенче тапкыр “Ферма мәктәбе”ндә укулар башланып китте. Быел укуда 40 кеше катнаша. Ачылу тантанасы Казан дәүләт университетында узды.
Әлеге проект эш урыннарын булдыру, авыл җирлегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан булдырылган. Казан дәүләт аграр университетында катнашучыларны югары уку йорты ректоры, Татарстан авыл хуҗалыгы банкының Татарстан филиалы җитәкчесе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре сәламләде.
Биредә укучылар теоретик белем алып, практик тәҗрибә туплый. «Фермер мәктәбе» чыгарылыш укучылары Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына ия булды һәм үзләренең проектларын гамәлгә ашырды. Аларның берсе Анастасия АлександрОва. Ул моңарчы да әлеге проект кысаларында җиңү яулаган булган. Анастасия кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә, быел “ Ферма мәктәбе”ндә продукция эшкәртү буенча да белем тупларга булган.
Башка еллардан аермалы буларак, быел уку-укыту программасы яңа юнәлешләр белән баетылган: «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе» һәм «Авыл агротуризмы». Мондый юнәлешләр укучылар өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.
Укучыларны ике айлык уку-укыту программасы көтә. Биредә укучылар авыл хуҗалыгына кагылышлы сорауларны тәфсилләп өйрәнә. Ноябрь ахырында катнашучылар нәтиҗә ясарга җыелачак.