Республиканың күпчелек районнары бөртеклеләр уңышын җыюга кереште. Бер миллион өч йөз мең гектардан артык ашлык суктырасы бар. Татарстан буенча уртача уңыш бер гектардан 35 центнерга якын чыга.
Көзге бодай һәм кайбер башка культуралар гадәттәгедән алда өлгергән. Бөртеклеләрне һәм кузаклыларны җыеп алып өлгерү мөһим.