Рөстәм Миңнеханов узган атнада эш сәфәре белән Зәй районында булган иде.Биредә Республика Рәисе җирле аграрийлар белән очрашты һәм урып-җыю эше барышы белән якынрак танышты.
Кырларда эш гөрли- авыл халкы шикәр чөгендерен җыярга керешкән, Бу культура 9 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән, якынча гектардан 350 центнер уңыш чыгар дип көтәләр. Ләкин ЗӘЙ РАЙОНЫ шәхси хуҗалыклары мөгезле эре терлекләрнең санын киметкән. Рөстәм Миңнеханов бу бик уңайлы күрсәткеч түгел икәнен ассызыклап үтте һәм авыл хуҗалыгы юнәлешенә аерым игътибар итәргә кушты.
Республикабызда урып-җыю эшләре азагына якынлаша. Суктырылган ашлыкның күләме 4 миллиен тоннага якын, бер гектардай уртача 26 центнер уңыш чыга. Бу көннәрдә Питрәч районы игенчеләре кыр эшләрен тәмамлый Алар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» яшь комбайнчылары конкурсынын финалистлары да бар.
Эшнең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен — тырышып, алдан планлаштырып эшләргә кирәк, әлеге кагыйдәләр « АК Барс — Питрач» хуҗалыгында да кагылгысыз үтәлә. 23 мен гектар сөрү җиренең 10 мен гектарына бөртеклеләр чәчелгән. Рузил Гайнуллин- үз эшенең остазы булып санала.
Урып-җыю эшен уңышлы башкарып чыгу өчен берничә экипаж эшләгән. Быел явым-төшемнәр аз булу сәбәпле уныш күләме артык сөендерерлек түгел дип фаразланган иде, ләкин игенчеләр булганына шэкер итәбез ди.
Предприятиенең ашлык киптерү комплексында эшкәртү өчен кырлардан туктаусыз ашлык кайта. Куәтле техника уңышны тиз һәм сыйфатлы итеп кабул итәргә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта рапсны Казанга озаталар.
Игенчеләр белән рәттән, терлекчеләр дә бик тырышын эшли. 5 мең баш эре мөгезле терлекнең — бер мен тугыз йөзе — савым сыерлары. Көн саен 42 тонна савым сөте сатыла. Хуҗалык җитәкчесе Радик Зиннәтов әйтүенчә, эшче куллар җитмәү иң зур проблема булып кала.
Яшьләрне эшкә җәлеп итү максаты белән, авылларда йортлар да төзелә. Быел шундый 3 йорт сафка баскан, тиздән дүртенчесе дә әзер була. “Ак Барс — Питрәч» агрофирмасы өчен социаль проектлар да мөһим, шул исәптән Ике чишмәне төзекләндергәннәр.