Рөстәм Миңнеханов Африка илләре вәкилләре белән очрашудан соң, эш төркемнәрен булдырырга һәм көчәйтергә кушты. Бу хакта журналистларга вице-премьер — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров хәбәр итте. Ул Рөстәм Миңнеханов белән берлектә Санкт-Петербургта үткәрелгән «Россия — Африка» саммитында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Мавритания Ислам Республикасы Премьер-министры, АнгОла һәм Тунис Тышкы эшләр министрлыгы башлыклары белән очрашты.
Биредә “хезмәттәшлек турында сүз алып барылды” дип ассызыклады Марат Җаббаров. Бу илләрнең азык-төлеккә, бөртеккә, озак саклана торган продукциягә ихтыяҗы бар.
Республикада урып-җыю эшләре тулы көченә бара , алдынгылар сафында Нурлат районыннан фермер Нәсим Камалов.Биредә бер гектардан 25 центнер уңыш суктырылган. Шунсы да шаккаттыра, бу якларда яздан бирле явым-төшемнәр булмаган. Гәрчә фермерның экстремаль һава шартларында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм җитештерү технологиясе булса да. Бу системалы рәвештә биологик чаралар куллану, көйләгечләр һәм аз гына микъдарда минераль ашламалар.
Апас аграрийлары катлаулы hава шартларында урып-җыю эшләрен алып бару белән беррәттән кышка әзерлекне дә онытмыйлар.Мөгезле эре терлек асраучы Ибраһимовлар хайваннарның баш санын киметмичә, эре комбинатларны һәм заводларны сөт белән тәэмин итүче сөтчелек комплекска әверелгәннәр.
Мең башка исәпләнгән сөт комплексын республика президент программасы ярдәмендә ике ел элек төзегәннәр. Грант 25 миллион сум тәшкил иткән. 400 сыерны Алманиядән сатып алганнар.
Әлеге комплекс белән Таһир Ибраһимовның улы җитәкчелек итә. Кызганычка каршы, үзе белән очрашырга насыйп булмады, эш буенча командировка киткән иде, ләкин бүгенге күрсәткечләр белән Ибраһимовлар гаиләсе аеруча горурлана.Ике ел элек 5 тонна сөт сауган булсалар, бүген алар 17 тоннага якын сөт җитештерәләр.
Күгәрченнәр, каргалар һәм башка кошлар фермага үтеп кермәсен өчен , махсус Дагыстан карчыгасын ияләштергәннәр. Тавык ите генә ашаучы ерткыч «сакчы» ролен башкара, фермага чит җан ияләрен якын китерми,. Бу шулай ук савымның артуына китерә дип раслый мал табиплары. Бер сыер башыннан – якынча 24 килограмм сөт савып алу мөмкин эш дип саныйлар алар.
Һәр көнне 27 тоннага кадәр сөт эшкәртелә һәм 14 төрле продукция җитештерелә. Чимал терлекчелек фермасыннан алына. Продукциянең сыйфатын махсус лабораториядә тикшерәләр.