Республикада урып-җыю эшләренең барышы турында вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Уртача уңыш әлегә, бер гектардан 30 центнерга якын. Бүгенге көндә алдынгылар сафында Яңа Чишмә, Зәй, Нурлат, Аксубай, Буа һәм башка районнар дип санала. Һава шартлары яхшы булганда, республика буенча көнгә якынча 12 мең ярым гектар суктырыла.
Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә урып-җыю эшләренең барышы белән якыннанрак үзе дә танышты. Ул Алексеевск, Әлки һәм Нурлат районнары кырларында булды, комбайнчылар белән аралашты, шулай ук берничә предприятие цехына сәфәр кылды.
Кул кысышып күрешү — сәламләү билгесе генә түгел, комбАйнерлар басуда яхшы итеп эшләгәннәре өчен рәхмәт билгесе дә. Алексеевск районында тәүлек буе диярлек уңыш җыялар. Сакон авылында быел июньдә яңа терминал да ачып җибәргәннәр , бирегә 12 мең тонна ашлык җибәргәннәр.. Авыл хуҗалыгы тармагының үсеше һәм бурычлары турында Рөстәм Миңнеханов Кыркүл авылында механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре белән фикер алышты.
Нурлат районында да кыр эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә өч мең гектар ашлык суктырылган.
Рөстәм Миңнеханов су әзерләү станциясе төзелеше белән танышты. 28 километрдан артык суүткәргеч челтәр салынган, 77кое төзекләндерелгән, 3 яңа скважина казылган, су әзерләү бинасы әзер. Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук «Тулпар» спорт сараенда һәм футбол манежына сәфәр кылды, биредә 287 спортчы шөгыльләнә.
Рөстәм Миңнеханов Әлки районында «Хузангай» сөт җитештерү цехы эше белән дә танышты. Предприятие бу елның апрелендә ачылды. Өч ай эчендә 123 тонна сөт чыгарылган. Югары күрсәткечләр өчен баш санын торгызу буенча эш алып баралар. Алты мең ярым гектар суктырылган.
Рөстәм Миңнеханов хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында да ассызыклап үтте.
Республикада урып-җыю кампаниясенә старт бирелде. Авыр һава шартларында игенчеләр яхшы уңыш җыярга өметләрен югалтмый. Апас районы кырларында, җирле аграрийларның урып — җыюгә әзерлеген бәяләделәр.
Аларның эш көне бер-берсен рухландырудан-күңелләрен күтәрүдән башлана.«Апас-Мол» агрофирмасында шулай эшлиләр -предприятие җитәкчесе Марат Хәсәнов кырларны иртә таңнан ук үзе йөреп чыга.
Агрофирманың дүрт бүлекчәсендә 52 мең гектар җир эшкәртелә. Бер комбайн 450 га. Бу зыянлы түгел — диләр механизаторлар.
Фирдүс Ибәтуллин белән бергә яшь егетләр — «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика конкурсының финалистлары да эшли. Алар да беренче тапкыр үтелгән гектарлар турында сөенеп сөйлиләр.
Җирле элеватор 50 мең тонна ашлык кабул итә ала. Саклагычларның яртысы узган ел уңышы белән тулган. Әлегә бәяләр юк. Хәзерге вакытта 6 меңгә якын кеше эшли. Киптерү, транспортёр һәм складлар барлык технологияләрне төгәл үтәп эшли. Шул исәптән янгын куркынычсызлыгы да.
Ашлык кабул итү пунктының лабораториясе классик схема буенча эшли. Бөртеклеләрнең пробаларын сайлап алу, дымлылыкны, клейковина һәм классны билгеләү. Алга таба — билгеле бер амбаларга салу һәм тиешле температураларда саклау.