Республика кырларындагы вәзгыять һәм терлек азыгы әзерләү темплары турында Хөкүмәт йортында узганда киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре чәчүлекләрнең торышын күз уңында тотуны дәвам итә. Күрше төбәкләрдә шулай ук туфрактагы корылык теркәлгән. Гидрометеорология идарәсе явым-төшәмнәр булмау сәбәпле, туфракта дым булмауны искәртеп узды. 3 июльдән башлап Татарстан Республикасы Рәисе барлык районнарда да гадәттән тыш хәл режимын кертте.
Шулай ук Марат Җаббаров корылык шартларында кайбер хуҗалыкларның ,бар булган агрочараларны күреп, бөртеклеләрнең яхшы уңышына нигез салуылары турында да ассызыклап үтте.
Киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия Кыр көненә нәтиҗәләр ясады. Быел форум шактый зур күрсәткечләр белән сөендерде. Биредә тэкъдим ителгән техника, яңа технологияләр килгән кунакларны битараф калдырмады. Форумга килүчеләр саны да байтак иде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев яңа технологияләр белән якыннанрак танышты.
Рөстәм Миңнеханов, Дмитрий Патрушев, һәм бөтен Россиядән килгән кунаклар һәм белгечләр селекционерлар ирешкән уңышны бәяләделәр. Быел Бөтенроссия кыр көнендә — үсемлекчелек, терлекчелек, фән, технологияләр, авыл хуҗалыгы, машина төзелеше юнәлешенә кагылышлы вәкилләр катнашты. 45 гектарда 235 компания, 300 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм үзебезнең авыл хуҗалыгы селекциясенең 250 сорты тәкъдим ителгән иде.
Аерым игътибарны – сабантуй җәлеп итә. Биредәге көчкенә генә мәйданчык татар халкының барлык гореф-гадәтләрен чагылдырды. Шулай ук авыл хуҗалыгы вәкилләре дә кунакларны үзләре җитештергән продукция белән куандырды.
Мөслим районы авыл хуҗалыгында чәчү эшен аерым бер ысул белән башкаралар, ягъни “агрономия юрганы” белән дымны саклап калалар. Әлеге районда дискокультиваторлар, тракторлар җитештерелә.
Тантаналы чарада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзен укыды. «Куелган программа катнашучыларга һөнәри проблемалар турында фикер алышу, тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашу мөмкинлеге бирә», — дип саный дәүләт башлыгы. Дмитрий Патрушев, әйткәнчә, Бөтенроссия Кыр көне — авыл хуҗалыгында һәм катнаш тармакларда алдынгы казанышларның күрсәткече.
Кыр көне кысаларында җир сөрү буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан сигез катнашучыны тәкъдим итте, алар арасында икехатын- кыз. Ярышларда Россиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Кыргызстан һәм Казахстаннан механизаторлар катнашты.