Рөстәм Миңнеханов узган ЯКШӘМБЕДӘ Әзербайҗан Сабантуена сәфәр кылды. Парламент Рәисе Түбән Кама, ә Хөкүмәт башлыгы Чаллы сабантуен күреп кайттылар. Шулай ук Казан Экспода Бөтенроссия Кыр көненә әзерләнәләр. Әлеге эшләр белән беррәттән республика хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Рөстәм Миңнеханов Баку шәһәрендә Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. Татар милли бәйрәме Әзербайҗан башкаласы үзәгендәге яр буенда узды. Бүгенге көндә Әзербәйҗанда 27 меңнән артык ватандашыбыз яши.
Шунсын да әйтеп узарга кирәк, биредә милли гореф-гадәтләр чагылдырган берничә берләшмә дә оештырылган: мәсәлән, “Яшьлек” татар яшьләре үзәге, “Туган тел” республика татар мәдәнияте җәмгыяте, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе, “Ак калфак” татар хатын-кызлары җәмгыяте. Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиевка татар җәмәгатьчелегенә булышкан өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Әзербәйҗанда ватандашларыбызның үз гореф-гадәтләрен саклаап калу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.
Түбән Кама Сабантуе быел бердәм милли традицияләргә, авыл хезмәтчәннәре һәм нефть химиясе шәһәренә нигез салучылар хөрмәтенә, күптәнге йолалар белән бәйле мәйданчыкларга тугры калды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде, «чәчү батырларына» һәм терлекчелек алдынгыларына рәхмәтләрен белдерде.
6 июльдә Лаеш районында Казан Экспода илебезнең «Бөтенроссия кыр көне» казанышлары күргәзмәсе старт ала. Ел саен чара үз мәйданчыгында федераль һәм төбәк хакимият органнары, аграр бизнес, фән, тармак берлекләре һәм финанс структуралары вәкилләрен җыя. Күргәзмә, гадәттәгечә, иң заманча авыл хуҗалыгы техникасын, агрохимия һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендә алдынгы эшләнмәләрне тәкъдим итәчәк.
Быел «Бөтенроссия кыр көне» 40 гектардан артык мәйданда узачак. Эшлекле программа кысаларында экспертлар илебездә үсемлекчелекне үстерү өстенлекләре турында фикер алыша. Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев рәислегендә пленар утырыш үзәк вакыйга булачак.
Соңгы араларда авыл халкын, һәм гомумән авыл хуҗалыгы тармагын борчыган сорау һава торышының кискен үзгәрүе нәтиҗәсендә бөртекле культураларга, бәрәңгә зыян килү.
Быел яздан ук һава торышы көйсез кияү кебек. Башта җылы көннәре белән куандырып, бакчалардагы җимеш агачларын шау чәчкәгә төрде дә, соңыннан кырау суктырып харап та итә язды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белдерүенчә, кайбер район кырларынңдаа бөртекле културалар, борчак ике тапкыр чәчелде.
Һава торышы үз шартларын куя. Шушы араларда гына авыл халкы бәрәңгесез калабыз дип хафалана. Бик күп районнарда , шул исәптән Арчада да Матур гына тишелеп чыккан бәрәңге сабакларын кырау сукты. Күпме азапланып утырт та, бәрәңгесез кал. Кап-кара сабакларын күргәч, йөрәк сыкрап куярлык дип зарлана бакча хуҗалары.
Һәвәскәр бакчачылар билгеләвенчә, бәрәңге ун-унбиш сантиметр тирәсе генә үсәргә өлгергән булса, кырау сугу куркыныч түгел. Бәрәңге яңа ботаклар чыгарып, рәтләнеп китә, әмма уңышы бермә –бер кими. Чәчәккә бөреләнгән бәрәңгене кырау суккан икән, аны яңадан утыртуың хәерлерәк. Зыян күргән яшелчәләргә күп итеп су сибәргә кирәк.