Терлек азыгы әзерләү һәм авыл хуҗалыгы техникасын урып-җыюга әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Барлык районнар да терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Алдынгылар сафында — Әтнә районы, анда күпьеллык үләннәрнең 77 проценты җыелган, ләкин Кайбер районнар барлык мәйданның 10процентын да җыеп бетермәгән. Министр, республикада бөртеклеләрне җыюга июльнең беренче ункөнлегендә керешү планлаштырыла, дип ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә ашлык җыю комплексы моңа әзерләнә. Моннан тыш, Марат Җаббаров Россельхозцентр хезмәтенең кырларда корткычларның таралуын күзәтеп торуы турында әйтеп узды.
Азнакайда сабан туе гөрләп узды. Биредә милли бәйрәм рухы төрле гореф-гадәтләрдә, биредә яшәүче халыкларның мәдәниятләрендә, милли ризыкларында чагылыш тапты. Һәрбер килгән кунакны җыр- бию белән каршы алдылар, тшмле ризыклар белән сыйлап озаттылар.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, механизаторлар, агрономнар, машина белән сыер саву операторлары шулай ук Игътибар үзәгендә булдылар.
Бизәлгән ат арбаларында, гармуннар белән бергә, район агрохуҗалыклары мәйдан буйлап үттеләр. Бәйрәм барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районның соңгы казанышлары белән халыкны якынрак таныштырды, Традиция буенча кыр батырларын, алдынгы терлекчеләрне һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бүләкләделәр.
Буа районында да Сабантуй бәйрәме узды. Биредә биш меңгә якын халык җыелган иде. Бәйрәмнең үзенчәлеге- каланың 12 сугышчы хатын-кыз турындагы риваятьне макет рәвешендә торгызу булды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Буа шәһәре Сабантуенда вице-премьер Ләйлә Фазлыева, шулай ук Премьер-министр урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Сабан туен агрофирмаларда да билгеләп үтте. Республиканың Идел аръягы зонасында иң эре «Ак Барс» холдингының «Авангард» хуҗалыгында традиция буенча иң яхшы тракторчыларны һәм механизаторларны бүләкләделәр.
Чистай районында яшәүче фермер, Радик Фатыхов яңа токымлы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Башта берничә сарык алып үстереп карый, соңыннан әлеге эшкә ике куллап тотынырга була. Нәтиҗәдә, фермер уңышка ирешә һәм бүген ул сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Шунсы гаҗәп, әлеге сарыкларның йонын кыркырга кирәкми.
Радик Фатыхов биредә ферма төзи һәм сарыклар үрчетә. Әлеге эш күңеленә хуш килгән. Тәҗрибә туплау максаты белән башка төбәкләрдә яшәүчә фермерлар белән дә аралаша