Быелгы яз гадәттәгедән иртәрәк килүе hәм җылырак булуы сәбәпле, уңыш та тизрәк өлгәрә башлады. Яшел Узэн халкы иң беренчеләрдән булып – бакча җиләге ашый башлады. Җиләк-җимеш уңайлы шартларда үстерелде.
Мәрьям Ситдыйковага нибары 11 яшь, кечкенә булса да. әти-әнисенә булышырга тырыша. Иртән 5 әрҗә җиләк җыйган.Олы Яке авылы читендә җиләк уңышлы үссен өчен, барлык шартлар да тудырылган. Мәсәлән, әлеге җиләк итальян сортының беренче уңышы. Ситдиковлар гаиләсе җиләк-җимешләр тәмле итеп пешсен өчен иртәдән алып кичкә кадәр эшлиләр. Уңыш өч атнага алданрак өлгерсә дә, бу язны аларга бераз борчылырга туры килгән.
Җиләк җыючылар әйтүенчә, салкыннар азмы-күпме уңышның күплегенә барыбер йогынты ясаган. Бакчачы Галина Земляничникова бакчасында “Гигантела” сортлы җиләк үстерә. Уңышы быел күп булу сәбәпле базарга сатарга чыккан.
Башка җиләк – җимешләргә килгәндә, җир җиләге чәчәк ата башлады, тиздән шулай ук уңыш көтелә. Көньяктан кайтарылган беренче җиләкнең килограммы 500 сумга якын иде.
Татарстанда ашлыкның сыйфаты — Россиядә иң яхшыларның берсе. Икмәк халыкара стандартларга туры килергә тиеш. Чит ил кулланучылары пестицидларга аерым игътибар бирә, аларны бары тик заманча лаборатория җиһазлары ярдәмендә генә билгеләргә мөмкин.
Менә моннан яхшы сыйфатлы ашлык чыга. Анастасия Федорова бик күп еллар дәверендә чиста бөртекләрне сайлап алуда эшли.
Заманча җиһазлар ярдәмендә белгечләр ашлык сыйфатын билгели
Узган ел республикада биш миллион ярым тоннага якын ашлык җыелды. Ашлык сыйфаты махсус лабораториядә тикшерү узды.
Куркыныч орлыкларны карантин “орлыклар” дип атыйлар. Болар — бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары белән бергә керә торган чүп үләннәре. Татарстанда гомүмән бөртекләрнең сыйфаты яхшы. Ашлык сыйфатын һәм аны эшкәртү продуктларын тикшерү нәтиҗәсендә Республикада, ашлык , сыйфаты буенча яхшы күрсәткечләргә ия.
Соңгы елларда Россиянең күп кенә төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, бөртекле ашлыкны турыдан-туры сата башлады.