Авыл спортына – киң мәйдан — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Авыл спортына – киң мәйдан

24.11.2021
Авыл спортына – киң мәйдан

Чирмешән районында предприятиеләр, оешмалар, авыл җирлекләре арасында волейбол буенча район беренчелеге ярышлары башланды. Районда спортның төрле төрләре буенча мондый ярышлар даими уза. Хәзер бу төбәк массакүләм спортны үстерү буенча иң яхшы авыл районнарының берсе булып санала. Уңышларның сере районда берничә ел эчендә республика Президенты программалары буенча төзелгән спорт объектларын дөрес куллану нәтиҗәсе дә.

Марина Колесникова 25 еллык тренерлык эшчәнлегендә шәхси һәм команда медальләренең күпме булуын төгәл генә үзе дә әйтә алмый. Ул спортның берничә төре буенча район, республика ярышларында күп тапкырлар җиңүче. Ә физкультура дәресләрендә, секцияләрдә тәрбияләнүчеләргә гер белән оста эш итүен күрсәтә.
Иске Элмәле мәктәбе укучылары физкультура дәресләреннән тыш, буш вакытларда чаңгыда йөриләр, волейбол, баскетбол уйныйлар. Кичләрен спорт залы беркайчан да буш тормый.
Күп кенә авылларда балалар үзләрендәге, шулай ук район үзәгендәге ярышларда да катнашалар. Заманча спорт корылмалары һәм заллар җитәрлек. Менә Лашманнан яшь көрәшчеләр «Чирмешән» спорт мәктәбенә чираттагы күнегүләргә килде. Татарча көрәш буенча тренер Рафыйк Гатин физкультура һәм спорт һәр тәрбияләнүчегә күп нәрсә бирә, дип саный.
Степан Хачатурян Чирмешәнгә берничә ел элек Әрмәнстаннан күчеп килгән. Самбо һәм дзюдо буенча Советлар Союзы чемпионы. Татарстанның кечкенә генә район үзәгендә яхшы сыйфатлы спорт объектларының күплегенә соклануын яшерми.
Универсаль спорт залында бокс, мини-футбол, волейбол буенча спорт секцияләре эшли. Биредә төрле яшьтәге йөзләгән кеше шөгыльләнә, сәламәтлекләрен ныгыта. Дәресләр төгәл расписание буенча уза, чөнки теләүчеләр күп.
Менә волейбол буенча район беренчелегенә әзерләнүче төркем. Бу көннәрдә ярышлар муниципалитет оешмалары, предприятиеләре һәм җирлекләре арасында уза.
Ә монысы боз спорт сарае. Барлык күнегүләр, турнирлар алдан билгеләп куелган. Уңышлары да бар. Чирмешән хоккейчылары- күп тапкырлар республика һәм зона ярышлары җиңүчесе.
Биредә йөзү бассейннарында, урам мәйданчыкларында, кадет интернат – мәктәбендә дә спорт белән шөгыльләнәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Шәкертләргә гоуми физик әзерлек, кул сугышы аеруча ошый.
Чирмешәнлеләр спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәләр. Республика президенты программалары һәм нефтьчеләр ярдәме булмаса, бу хакта хыяллана да алмаслар иде.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Чирмешән районы.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Көзге бозга ышанма…

Балыкчылар нигә кагыйдәләрне боза?

Путин ятим балаларның пособие алуга булган хокуклары хакында законны имзалады

Путин, Пашинян һәм Алиевның өч яклы сөйләшүләре 26 ноябрьдә уза

Балалар иминлеге хакына

Балалар иминлеге хакына

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+