Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Чаллы-Икмәк» комбинатында булды. 1 нче департамент тәүлегенә 75 тонна икмәк-күмәч ризыклары җитештерә. Татар милли тәм-томнары заманча автомат линиясендә тәүлегенә 2 тоннага кадәр җитештерелә. 2 нче департамент ике яңартылган производстводан тора. Биредә тәүлегенә 90 тоннага кадәр икмәк, батон һәм 5 тоннага кадәр татлы камыр ризыклары пешерелә. Рөстәм Миңнеханов икмәк-күмәч цехы эше белән танышты, ,предприятие хезмәткәрләре белән аралашты һәм аларны җитештерүнең 50 еллыгы белән котлады.
6-7 мартта ТатАгроЭкспо сәнәгать комплексында эшлекле программа кысаларында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге кичектергесез проблемалар турында фикер алышу узачак. Үзәк чара буларак Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы билгеләнгән. Анда киләсе елга максатлар куелып үткән елга нәтиҗәләр ясалачак. Мисал өчен, узган ел республиканың агросәнәгать комплексы 5 тоннадан артык ашлык җыеп алды һәм сөт саву буенча беренче мәртәбә хуҗалыкларның барлык категорияләре буенча 2 миллион тонна чиген уза алды. Авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү буенча цифрлаштыру елында актив эш алып бару шулай ук зур күрсәткеч булып тора.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның мини-фермалар төзүгә һәм нәселле таналар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итә башлавы турында белдерде. Гаризалар һәм документлар Министрлыкта кабул ителә. Субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылды.
Татарстанның иң көньяк-көнбатыш районында агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр. Иске Чүпрәледә министр урынбасары Наил Залаков булып кайтты . Шулай ук әлеге чарада ил сагында торучыларны да искә алдылар.