Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшләрнең очы-кырые юк. Терлек азыгын да хәзерләргә, игеннәрне дә тәрбияләргә, техниканы урып-җыюга да әзерләргә кирәк.Билгеле, авыл хуҗалыгында бер эш икенчесенә ялганган. Зәй районы хезмәтчәннәренең эше бер туктамый. Темаын Зәйдәге хәбәрчебез Әдилә Борһанова дәвам итә.
Район басу-кырларында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Барысы 3 отряд оешып, 5 комбайн җәлеп ителгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 1500 гектардан артык күпьеллык үлән чабылган. 3400 тонна сенаж, 205 тонна печән әзерләнгән. “Восток” агрофирмасы механизаторы Александр Уразайкин алтынчы елын шушы өлкәдә хезмәт куя.
Көннәрнең аяз һәм коры булуы эшне тоткарлыксыз алып барырга мөмкинлек бирә. Урылган яшел массаны ташуда КамАЗ машиналары бер-берсен алыштырып тора. Машина йөртүчеләр дә үз эшен яратып башкара. Араларында күп еллар эшләүче тәҗрибәле шоферлары да бар.
Авыл хезмәтчәннәрен көнгә ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин итеп торалар. Көннәр матур торганда, тамак тук булганда эшләргә була, ди егетләр.
Әдилә Борһанова, Татарстан яңалыклары, Зәй районы.