Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәрткәндә, умарталарга зыян китермәү өчен чаралар күреләчәк. Кырларны эшкәртүгә әзерләнү турында Ватсап челтәре буенча алдан хәбәр бирелергә тиеш. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ватсап төркеме барлык районнарда оештырылган, аның составына авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, умартачылар керде. Иминлек таләпләре бозылган очракта, административ җаваплылык каралган.