Буа районында республикада беренче булып язгы чәчүгә керештеләр. “Авангард” агрофирмасында арпа чәчәләр. Арпа кыры 157 гектар мәйдан били. Чиратта – бодай һәм борчак. Чәчү мәйданнары өлгерү белән башка хуҗалыклар да кырга чыга. Район буенча 65 мең гектарда язгы культуралар чәчәсе бар. Хуҗалыклар минераль ашламалар белән дә тулысынча тәэмин ителгән.1 гектарга 88 кг исәбеннән тәэсир итүчән матдә кертелгән. Язгы чәчүне 10-12 көн эчендә төгәлләргә исәпләре.