Арча районында кыр батырларын бүләкләделәр. Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев быелгы ел кыр батырларын- игеннәрне урып-җыюда актив катнашып, югары күрсәткечләргә ирешкән бер төркем алдынгыларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм тантанасында безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та булып кайтты.
“Эш беткәч, ял итәргә дә ярый,-ди безнең халык. Уңышлы итеп оештырылган эштән соң ял итеп алу бик урынлыдыр. Мәдәният үзәгенә җыелган механизаторлар, -барысы да батырлар,- дисәм дә бер дә ялгыш булмас. Чөнки аларның барысы да һәр бөртекне вакытында түкми-чәчми, югалтуларсыз җыеп алу өчен үзләренең зур көчләрен сарыф иткән батырлар.
Арчалылар, гасырлар буена милли мәдәниятле, мул уңыш үстерүче төбәк буларак дан казанган җирлек. Ә һәр төбәкнең дә иң зур байлыгы – ул хезмәт сөючән халкы.
Икмәк үстерү гаять авыр һәм катлаулы эш.Быелгы уңыш чорында көнне төнгә ялгап, җаны-тәне белән хезмәт күрсәткән механизаторлар өчен бүген бәйрәм, бүген тантана. Һичшиксез, тамчыдан күл җыела, дигәндәй, районның уңышлары, аерым хезмәт батырларының фидакәрълегеннән, аларның тырышлыгыннан җыйнала.
“Уйнап көл дә-шатлан, хезмәт ит тә мактан” –дигән безнең халык. Арчалыларның кылган гамәлләре мактанырлык та шул. Районның 15 механизатор- комбайнерлары- Республика күләмендә иң алдынгылар исемлегендә, 20 механизатор- район башлыгы премиясенә лаек булды, районның 5 оешмасы җитәкчеләре – башкарган эшләре белән горурланырлык, матур сүзләргә лаеклы хуҗалык җитәкчеләре итеп табылды, 2 кеше –Арча элеваторы җитәкчесенең рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләккә лаек булды. Фәннур Хәсәнов, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.