Узган елда Татарстан Республикасы бал җитештерү буенча лидер төбәкләр бишлегенә керде. Быел да бал уңды ди умартачылар. Бу көннәрдә Апаста районның иң оста умартачылары җыелды. “Иң тәмле бал” дип исемләнгән бәйгедә барлыгы 22 уматачы катнашты.
Умартачы-балчы иң борынгы һөнәрләрнең берсе, кешелек белән бер яшьтә диләр. Буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Иң тәмле бал кемнеке? Апасның Яр буена иң оста умартачыларны җыеп, иң-иңәрне билгеләделәр.
Чарага килгән һәрбер кеше тәкъдим ителгән балларны авыз итте. Ошаганнарына билге куя бардылар.
Һәрбер кеше үз тавышын биргәннән соң, нәтиҗәләр чыгарылды. Умартачылар бәйгесендә өченче урында — Апастан Рифкать Абзалов, икенче урында — Апастан Динар Гыймадиев, беренче урынга һәм күчмә кубокка Иске Әнәле авылыннан Ирек Салаватуллин лаек булды.
Ләлә Зәйнуллина, Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.