Апаста урнашкан “Яшьлек” яшьләр үзәгендә “Буыннар чылбыры” дип исемләнгән шахмат турнирының район этабы узды. Ул “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты һәм “Бердәм Россия” “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында оештырылды. Биредә өч буын вәкилләре шахмат уеннарында көч сынашты.
Апаста яшәүче Талия ханым Фәйзуллина 38 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Ул укучыларны математика дигән катлаулы фән нигезләренә төшендергән. Шулай ук шахмат буенча түгәрәкләр дә алып барган. “Буыннар чылбыры” дип аталган әлеге бәйгегә ул улы Руслан һәм оныгы Раян белән килгән.
Апастан дәү әнисе белән килгән Әскәр Зыятдинов та шахмат уйнарга ярата.
Зур Күккүз авылыннан улы Илдар, оныгы Асель белән килүче Айрат әфәнде Таһиров та көчле шахматчы. Ул 60 елга якын бу уен белән мавыга. “Элек мондый такталар юк иде. Үзебез шакмак ясап, күрше егете белән уйный идек”,- дип искә ала ул балачак елларын.
Бәйгедә барлыгы 10 гаилә катнаша. Иң өлкән уенчы 80 яшьтән үтсә, иң кечесенә 10 яшь. Бу чара Россия пенсионерлар берлегенең район оешмасы, районның спорт һәм яшьләр бүлеге белән берлектә оештырыла.
Уенда катнашучы һәр гаиләгә дә “Бердәм Россия” партиясе һәм “Яшь гвардиячеләр” оешмасы тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.