Авыл җирлекләренең йөзе елдан ел үзгәрә, матурлана, заманчалаша. Апас районының Кызыл Тау авыл җирлегендә дә җирле үзидарә бинасы төзелә. Бүгенге көндә аның диварларын төзекләндерү эшләре бара. Бина кайчан кулланышка тапшырылачак? Бу турыда алдагы язмада.
Кызыл Тау авыл җирлеге Кызыл-Тау, Чәтбаш, Көлкәш авылларын берләштерә. Биредә барлыгы 400 гә якын кеше яши. Бүгенге көндә авыл җирлегендә төзелеш эшләре бара. Яңа җирле үзидарә бинасы салына. Кызыл тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев әлеге объектның тарихы һәм бүгенгесе хакында сөйли.
Хезмәтне Буа шәһәренең төзелеш оешмасы алып бара. Бүгенге көндә аның диварлары өелә. Замнача төсләр, сыйфатлы материаллар кулланыла. Объектта авыл җирлеге башлыгы, сәркатип, хисапчы, архив бүләмәләре урын алачак. Төзелеш эшләре 2023 нче елның июнь аенда төгәлләнер дип көтелә.
Ләлә Зәйнуллина, Гөлнара Сөнгатуллина, Гадел Галиев Татарстан яңалыклары өчен Апас районыннан.