2023нче ел – Россиядә укытучы һәм остаз елы. Бу уңайдан безнең иҗат төркеме районда урыннардагы белем бирү йортлары һәм андагы эшчәнлек белән таныштыруын дәвам итә. Апас районындагы Иске Йомралы мәктәбе 2022 нче елда зур үзгәрешләр кичерә. Биредә 64 миллион 288 мең сумлык эш башкарыла. Бина капиталь төзекләндерелә, яңа җиһазлар белән тулылана. Алдагы сюжетны карыйк.
Иске Йомралы мәктәбе… 2022нче елда тарихка кереп калырлык зур вакыйга кичерә. Биредә һәр нәрсә дә өр яңа. Бина заманча, матур, чиста, якты. Яңа технологияләр кулланып эшләр өчен бөтен шартлар, уңайлыклар булдырылган. Мәктәп күргәзмә әсбаплар белән дә тулыландырылган. Дәресләр өчен өстәмә ярдәмлекләр, китаплар, төрле таблицалар кайтарылган.
Фәрит Хөсәенов укытучылар гаиләсеннән. Аның әтисе Йомралы мәктәбендә химия фәнен укыткан. Ә әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Алар юлын дәвам итүче Фәрит, югары уку йортында белем алып, педагог һөнәрен үзләштерә. Һәм үзе тәмамлаган Йомралы мәктәбенә кайтып эшли башлый.
Факия Хөсәенова балачак хыялын тормышка ашырган. Ул — Йомралы мәктәбендә чит телләр укытучысы. 13 елдан бирле балаларны шушы фәннең нигезләренә төшендерә.
Танышуыбызны дәвам итеп, информатика кабинетына үтәбез. Бирегә яңа компьютерлар кайтарылган. Балалар алар ярдәмендә белемнәрен тагын да арттыра һәм ныгыта.
Балаларга ял итү зонасы да булдырылган. Алар монда аралашалар, фикер-тәкъдимнәрен җиткерәләр, планнар коралар. Мәктәпнең икенче катында шашка-шахмат зонасы урын алган. Укытучылары Рифат Гыйниятуллин үзе дә кечкенәдән шашка-шахмат белән мавыга.
Мәктәптә туган якны өйрәнү музее да эшләп килә. Биредә татар халкының, авылның тарихын, гореф-гадәтләрен, мирасын, йолаларын, тормыш-көнкүреш, яшәешләрен чагылдырган экспонатлар урнашкан.
Радик Галимҗанов – Йомралы мәктәбенең иң олпат, тәҗрибәле укытучыларыннан берсе. Ул инде 33 ел укучыларны физик тәрбия һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән укыта. А
Динә Нәҗметдинова, Татарстан Яңалыклары, Апас районы.