Апас районының Дәүләки авылы мәчете – районда иң үрнәк мәчетләрнең берсе.
Ул тышкы яктан да, эчке яктан да үзенең төзеклеге, матурлыгы, чисталыгы, пөхтәлеге белән сокландыра. Аллаһ йортының һәр почмагыннан иман нуры, җылылык, яктылык бөркелә. Имамы Ильяс Габбазовның оештыруы, авылдашлар, читтә яшәүче якташлар ярдәме белән ул көннән-көн төзекләнә, яңара, матурлана бара. Бүгенге көндә биредән халык өзелми, моңлы итеп азан әйтелә, җомга намазлары укыла.
Мәчет – мөселманнарның зикер, гыйбадәт кыла торган иң изге урыны. Дәүләки авылы халкы өчен дә бу шулай. Биредә урнашкан аллаһ йорты тирә-якка иман нуры таратып, әллә кайдан үзенә чакырып тора. Аның тышкы ягы ук матурлык, гүзәллек белән әйләндереп алынган.
Мәчет башта агачтан эшләнгән була. Анысы янып китә. Һәм менә мәһабәт бина – яңасы калкып чыга.
Аллаһ йорты гел бер төрле генә тормый. Мәчет картлары җыелып киңәшләшкәннән соң, авыл халкына, читтә яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыга. Һәм аларның ярдәме белән мәчет торган саен яңаруын, төзекләнүен дәвам итә.
Мәчетнең эчке ягында да күләмле эшләр башкарыла. Өр-яңа суыткыч алына, тәрәзәләргә челтәрләр эленә. Һәм идәнгә мөселманча келәм җәелә.
Дәүләкинең имамы — дин өлкәсендә бөтен җанын, күңелен биреп эшләүче, халыкны дингә тартуда зур көч куючы Ильяс хәзрәт Габбазов. Ул авылдашлар, мәчет картлары тәкъдиме белән сайлана. Аның сүзләренә караганда, мәчеттән кеше өзелми. Олылар да, яшьләр дә теләп йөри.
Мәчеттә һәркөнне моңлы итеп азан әйтелә. Төрле дини бәйрәмнәр, кичәләр үткәрелә.
“Авыл күрке – мәчет. Мәчетле җирлекнең рухы бай”,- диләр. Алга таба да Аллаһ йортының ишекләре ачык булсын, тирә-якка моңлы азан тавышы яңгырап торсын.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Татарстан яңалыклары, Апас районы.