Узган ел Апас районы игенчеләре 103 мең тонна ашлык җыеп алган. Алар республиканың гомуми уңышына саллы гына өлеш керттеләр. Апас район үзәгендә Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җирле аграрийларны алдынгылар слетында котлады.
Апаслылар авылга ярдәм итү буенча республика программаларыннан тулысынча файдаланган. Аның нәтиҗәләре дә куанычлы. 103 мең тонна ашлык җыеп алынган, яшелчә, чөгендер һәм бәрәңге уңышы да яхшы. Фермерлар үз хезмәт җимешләрен район мәдәният йортында күргәзмәдә тәкъдим итте.
Статистика саннары артында йөзләгән кеше – механизаторлар, агрономнар, машина белән сыер саву операторлары, зоотехникларның тынгысыз хезмәте. Районга булышучыларга да сәхнәдән рәхмәт әйтелде.
Равил Хисаметдинов Апас муниципаль районы башлыгы
«Агростартап», «Гаилә фермаларын үстерү» һәм башка максатчан программалар гомуми күрсәткечләрне яхшыртырга, уннарча фермер хуҗалыгына яңа мөмкинлекләр биргән.
Хәзер Апас районында 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 16 крестьян хуҗалыгы, дистәләгән шәхси хуҗалык исәпләнә. Узган ел район хуҗалыклары 200 миллион сумнан артык бәягә ил һәм чит ил фирмаларыннан 40 техника сатып алган.
Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
Республиканың агросәнәгать тармагындагы уңышларында Апаслыларның да өлеше бар. Министр шуны билгеләп узды, иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр Рәхмәт хатларына, акчалата премияләргә лаек булды.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары, Апас районы.