Республикабыз районнарда күпфункцияле мәдәни үзәкләр төзелеше проекты тормышка ашырыла. Проектның максаты — китапханәләрне модернизацияләү һәм урыннарда социаль-мәдәни, мәгълүмати үзәкләр буларак үстерү. Әйтик, Апас районының Урта Биябаш авылы халкын да шатлыклы вакыйга көтә — биредә 50 урынга исәпләнгән күпфункияле үзәк төзелә. Төзелеш эшләре тулы куэттә бара.
Урта Биябашы авылындла күләмле төзү эшләре бара. Өр-яңа 50 урынга исәпләнгән күпфунцияле үзәк төзелә. Анда тамаша залы, китапханә була.
Төзелешнең суммасы 13 миллион 500 мең сум. Бинаның диварлары өелгән, бүгенге көндә төзүчеләр түбә ябу хезмәтен алып бара.
Әлбәттә, яңа төзелеш ул авылның курке. Төзелешләр дәвамлы булсын.
Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.