Онлайн белем алу мәдрәсәләрдә дә гадәти күренешкә әверелде. Апанай мәдрәсәсе Минзәлә районы мөслимәләре өчен махсус онлайн дәресләр үткәрде. Сертификатлар тапшыру тантанасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Гыйлемле булу һәрберебез өчен мөһим һәм белем алуга яшь чикләүләре юк.
Апанай мәчете каршындагы онлайн мәдрәсә аша дини гыйлем алуга омтылучылар шактый.
Мөслимәләрне барлап, һәрвакыт үсендереп торучы Роза Фәхретдинова кебек баш мөгаллимә дә кирәк он-лайн укыганда.
Рухи тәрбия бирү һәм дини белем алуга район хакимите җитәкчелеге дә теләктәшлек белдереп һәрдаим ярдәм итә.
Үрнәк гаиләләр буларак Ялаловлар, Нигъмәтуллиннар, Гыйләҗевлар һәм Зәкиевләр гаиләләре бүләкләнде. Анысы Иманлы гаилә дәүләт терәге дип аталган аерым чара буларак оештырылды.
Әлбәттә, үрнәк итеп сөйләрлек гаиләләр катнашында әле ел дәвамында Минзәләдә бик күп чаралар узар, әмма монысы беренчесе һәм безнең җирлектә узуы белән кадерле ди Айрат Галимов.
Рәсми рәвештә ачылмаса да, Аю авылы мәчетендә гыйлем алу, киләчәк буынга тәрбия бирү юнәлешендә күркәм эшләр күптән башланган. Киләчәктә тагын да колачлырак дәвам итәр дигән ышаныч та бар.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов Татарстан яңалыклары.