Андыйлар барында авыл яши — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Авыл

Андыйлар барында авыл яши

10.03.2021

Чирмешән районының Әмир авылы халкы тарихи вакыйга шаһиты булды. Биредә капиталь ремонттан соң авыл мәчете ачылды.  Тулырак безнең махсус репортажда.
Ачылышны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Коръән аятьләре укып башлап җибәрде. Ул мәчеткә җыелган халыкка Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре хакында бәян итте. Рамазан ае, ураза тоту һәм изге айны үткәрү тәртипләре турында сөйләде.
Әмир авылының мәчете 1991 елда таштан салына. Авыл халкы алдына мәчетне зурайту бурычы килеп баса. Нәтиҗәдә бу эшне, авыл халкы белән киңәшләшеп, шул җирлектән чыккан иганәчеләр Әмир авылында туып үскән, күп еллар Сургут  шәһәрендә эшләп гомер кичергән Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар башкарып чыгалар. Ә шушы җирлектә яшәүче Азат Ихсанов төзелеш бригадасы белән җитәкчелек итә.
Әлеге фидакарь затлар мөфти кулыннан рәхмәт хатлары алды. Тантанада шулай ук Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты. Гыйбадәтханәне төзекләндерергә алынган эшмәкәрләрнең берсе, бик күп игелекле проектларны оештыручы, иганәче Миндар Әгъләмов үз чыгышында бу изге эшкә алынуы, зур күләмдә ремонт, төзекләндерү үткәрүе белән таныштырып үтте. 90-нчы еллар башында төзелгән мәчетнең таушалып баруына аның күңеле әрни, Чирмешән үзәгендә әнисе истәлегенә мәчет төзеткәннән соң, туган авылындагы гыйбадәт йортына ремонт ясатырга сүз бирә. Башта ике-өч айда тәмамлап булыр кебек тоелган эш шактый күп хезмәт сорый, мәчетнең бары диварлары гына калып, калган бар җире кабаттан төзекләндерелә, өстәп янкорма төзелә. Хәзер мәчеттә ир-атларга һәм хатын-кызларга намаз уку өчен иркен заллар, ифтарлар һәм ашлар үткәрү өчен махсус бүлмә, тәһарәтханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уку класслары бар.
Бертуган Әгъләмовлар туган авылларыннан еракта — Сургутта яшәсә дә, Әмир тормышын һәрвакыт кайгыртып тора, төрледән-төрле игелекле проектлар оештырып авыл халкына ярдәм итеп яши.
Авыл халкы да рәхмәтле.

Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов: “Яңартылып, төзекләндереп ачылган мәчеткә, Әмир авыл халкы тарафыннан Әгъләмовларның әтиләре исеме – Әгъзам исеме бирелде” дип игълан итте.

Новости СМИ2

“Әгъзам” исеме, бөек, югары дәрәҗәле дигәнне аңлата. Димәк, әлеге Аллаһ йорты әмирлеләрне бөек эшләргә рухландырып торыр. Амин, шулай була күрсен!

Идел Кыямов, Кадрия Мерсиапова. Татарстан яңалыклары.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Юлның шундые да бар

Юлның шундые да бар

Быелгы үзгәрешләр

Быелгы үзгәрешләр

Буадагы әкиятле бәйрәм

Буадагы әкиятле бәйрәм

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+