Вакланган борай ярмасы, аннан ясалган төрле макарон эшләнмәләре җитештерүче “Полба-М” җәмгыяте Алтай Республикасы делегациясе әгъзаларында зур кызыксыну уятты. Шушы көннәрдә алар Буага эш визиты белән килделәр. Сәфәр кысаларында алтайлылар Исәк авылының тегү цехында, ветеринария техникумында да булдылар. Теманы хәбәрчебез дәвам итә.
Бөтен һәм вакланган борай ярмасы, бөтен килеш тарттырылган он, берничә төрдә токмач җитештерүче “Полба-М” җәмгыяте Алтай делегациясен битараф калдырмады. Предприятиеда аена 20 тонна макарон эшләнмәләре, 100 тонна чамасы ярма эшләп чыгарыла.
“Полба-М” җәмгыяте 2014нче елда оеша. Шунысын да искәртик, Россиядә җитештерелә торган барлык борайның 70 проценты әлеге предприятиегә туры килә.
Алтай Республикасы делегациясе әгъзалары җәмгыять эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Визит кысаларында кунаклар Исәк авылында да булды. Биредә алар тегү цехы эшчәнлеге белән танышты. Предприятие берничә ел элек Буа якташлык җәмгыяте президенты Ирек Закиров инициативасы белән ачылды.
Буа ветеринария техникумында делегация ресурс үзәге белән танышты. Биредә Буа һәм Алтай Республикасының Майминский районнары арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.