Буа районының Адав-Толымбай авылында Иске алмагач бакчасын этнография музеена әйләндерәләр. Биредә сакланып калган китаплар һәм экспонатлар аша авыл тарихы белән танышырга мөмкин.
Бакча урынында 1921 елга кадәр зират булган. Колхозлашу елларында анда алмагачлар утырталар. Тик еллар узу белән бакча ташландык хәлгә килә. Хәзер аны кабат торгызалар. Бакчаны койма белән тотып алалар. Иске зират янында капка куела. Шулай ук тротуар да ясау планлаштырыла.
Шулай итеп толымбайлылар иске бакча урынында этнографик музей булдырырга карар кылдылар. Биредә теләгән һәркем авылның иске тормышы белән таныша ала. Салам түбәле йорт салып, анда борынгы көнкүреш әйберләре куярга җыеналар. Шулай ук Бохарада укып кайтып, халыкны дини мәгърифәтле итүгә зур өлеш керткән авылдашлары Әхмәр хәзрәтнең каберлеген яңарталар.
Ә 29 августта Адав-Толымбай авылында күп санлы кунаклар катнашында Әхмәр хәзрәт укулары үткәрү планлаштырыла.