Татарстанның Милли музее 21 августта Кама Тамагы районы Красновидово авылында узачак «Алма Спасы бәйрәме»нә чакыра.
Бәйрәмдә ярминкә, халык уеннары, Горький музеена экскурсия, алма кайнатмаларын ясау буенча мастер-класслар, концерт оештырыла. Төп программа беренче тапкыр Венец почмагында- Идел ярының иң матур урынында узачак