2023 елның 1 сентябреннән “Ветеринария турында”гы канунга үзгәрешләр кертелә. Ул мөгезле эре терлекләр, ат, дуңгыз, сарык-кәҗә кебек йорт хайваннарының барысын да тамгалауны, аларны исәпкә алуны таләп итә.
Маркировкалау юлы белән терлекләргә аерым бер сан бирелә, ул Федераль дәүләт мәгълүмат системасы базасына кертелә.
Татар Черкене авылында яшәүче Расыйх Фәттахов 2021нче елдан бирле сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Аның шәхси ярдәмчел хуҗалыгында бүгенге көндә 300 башка якын сарык бар.
2023нче елның 1 сентябреннән “Ветеринария турында”гы канунга үзгәрешләр кертелде. Ул мөгезле эре терлекләрнең барысын да тамгалауны, аларны исәпкә алуны таләп итә. Шуның нигезендә, районның мал табиблары Татар Черкене авылында яшәүче Расыйх Фәттаховның шәхси ярдәмчел хуҗалыгына килгән. Алар биредә малларны тамгалай.
Хайваннарга алкалар тагыла, идентификацион номерлар бирелә. Тамгаланган маллар турындагы мәгълүмат Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ветеринария өлкәсендәге мәгълүмати дәүләт системасына, “Регагро” программасына кертелә. Анда малның кушаматы, кыскача тасвирламасы, яше, токымы, авыруларга каршы кисәтү чаралары узуы – вакциналар алуы хакында белешмә күрсәтелә.
“Терлекләрне маркировкалау алар арасында таралучы йогышлы авыруларны контрольдә тотарга ярдәм итә. Чиста терлекчелек продуктлары җитештерергә мөмкинлек бирә,”- дип белдерә мал табиблары.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.