1941 нче елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары башлаган Бөек Ватан сугышы дүрт елга якын дәвам итте.
Меңләгән шәһәр-авыллар хәрабә хәлендә калды. Сугыш афәте барлык гаиләләргә дә кагылды, миллионлаган кешеләр корбан булды, балалар ятим, хатыннар тол калды.
Бүген Ватан азатлыгы хакына һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алачаклар. Ул көндезге сәгать унике тулып, 15 минут узгач була.
….
Буа районының Зур Фролово авылында яшәүче ветеран Алексей Иванович Лазаревның күңелен сугыш яралары әле дә телгәли. Каһарманның фронт хәтирәләрен безнең иҗат төркеме дә тыңлап кайтты.
Һәр нәрсәдә дә тәртип ярата. Алексей Ивановичның бу характер үзенчәлеге турында барлык якыннары да белә. 95 яшендә дә ул көн тәртибен бозмый. Көндәлек эшләрен эшләмичә, йокларга ятмый. Уллары, җиде оныгы, 9 оныкчыгы еш булалар аның янында. Бергә җыелганда сугыш турында истәлекләр тыңлыйлар. Ул 1944нче елда сугышка алына, Кырымда, Севастопольдә диңгез пехотасында хезмәт итә.
Алексей Иванович җиңүне Севастопольдә каршы ала. Өенә, Зур Фроловога 1947нче елда кайта. Бер ел юл хуҗалыгында эшләгәннән соң туган колхозына әйләнеп кайт. Озак еллар тракторчы, аннан эретеп ябыштыручы булып хезмәт куя. Икенче улы Александрга кечкенәдән әтисе ярдәмчесе булырга туры килә. Әтисен еш кына “МТЗ-50” руле артында алыштыра ул.
Уллары һәм аларның гаиләләре бүген дә ветеранның төп таянычы. Күчтәнәчләр белән әтиләренә ярдәм итәргә теләп киләләр. Әмма ветеранның бирешәсе килми, көч булганда, Алексей Иванович бар эшкә дә үзе алына.
Ветеранны юбилее белән котларга район җитәкчелеге дә килгән иде. Ил Президенты имзалаган котлау открыткасын район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев тапшырды.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары