Аның максаты – авылда этнографик туризмны үстерү. Сүзебез Алабуга районының Иске Күклек мәктәбе директоры Иван Мельников турында бара. Авыл халкы белән берлектә тарихи һәйкәлләрне яңартуда катнаша. Мөгаллимнең чираттагы казанышы – үзенчәлекле итеп ясалган ат каретасын хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Иван Мельниковның ат машинасын күрү теләге безне авылга алып килде. Ул гадәти арбадан аерыла, ат җиңел генә тартып бара ала. Язгы-көзге юлларда йөрү өчен дә уңайлы.
Әлеге үзенчәлекле техниканы уйлап табарга тормыш нужасы мәҗбүр иткән.
Иске Күклек мәктәбе директоры Иван Мельников:«Мин Черкас авылында яшим, ә үзәк авылга кадәр көн саен өч чакрым барырга кирәк. Атта яңгыр яуса да, карда да барып була, бензин дә кирәкми. Киемнәр дә пычранмый. Мин Казанда музейда Екатерина икенче каретасын күргәч кызыктым, әкренләп ясадым.»
Иван Мельниковның хезмәт җимешен беренче булып күршеләре бәяләгән.Әлеге авылга чит илләрдән туристлар да килә. Иван Мельников этнографик туризм белән дә шөгыльләнә башлаган. Ә туристларны җирле халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, көнкүреше җәлеп итә.
Иске Күклек мәктәбе директоры Иван Мельников:»Хәзер авылда эшне бик авыр димәс идем, бөтен җирдә техника. Сыер савучылар да резина итекләрен күптән салды инде. Фермаларда чисталык. Вакыт узган саен авылда яшәү җиңелерәк тә, отышлы да булачак дип саныйм.»
Иван Мельников җитәкләгән мәктәптә 18 бала укый, аларда туган авылына мәхәббәт тәрбияли. Балалар да туристлар алдында халык биюләре һәм җырлары белән чыгыш ясыйлар. Гомумән бу авыл халкы бик кунакчыл, һөнәрле.Икмәк белән тоздан тыш, биредә туристларга реставрацияләнгән өйне дә күрсәтәләр. Барысы да элеккеге замандагы кебек — мич, агач җиһазлар. Болар шәһәр кешеләре, туристлар өчен әкияттәге кебек.
Иске Күклек мәктәбе директоры Иван Мельников:» Бала өчен менә бу бик уңайлы таган. Элек хатын-кызлар яшь балаларын шунда тибрәтеп йоклатканнар. Мондагы мендәр һәм матрас эченә дә салам тутырылган, алар экологик яктан чиста.»
Гап-гади авыл мәктәбе директоры этнографик туризмны үстерү өчен җан атып яши. Ә авыл халкы, укучылары — фикердәшләре һәм булышчылары. Бергәләп балалар мәйданчыклары төзиләр, тарихи һәйкәлләрне яңарталар. Ел саен бер обьектны сафка бастыралар. Бу авылга туристлар сукмагы өзелмәс дигән ныклы ышаныч бар.
Булат Шакиев, Илдар Галәветдинов.