Алабуга игенчеләре дә язгы чәчүне уңышлы башлап җибәрде. Кайбер хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыруны тәмамлады.
«Колос» кооперативында 2 мең гектардагы сөрүлек җирдән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Быел арпа, солы, борчак, бодай чәчәләр. Орлык, ягулык-майлау материаллары җитәрлек итеп әзерләнгән. Күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруны тиз арада тәмамлаганнар. Көннәрнең кинәт җылынуына игенчеләр әзер булган.
Күпьеллык үләннәр һәм азык культуралары чәчүгә быел аерым игътибар бирелә. 670 баш мөгезле эре терлекнең 220се савым сыерлары. Яхшы азык – мул савымның нигезе.
Сөт сыйфатлы булсын өчен азыкка химик катнашмалар өстәмиләр. Продукция Алабуга һәм күрше-тирә районыннарга таратыла.
Алабуга районының барлык хуҗалыклары да диярлек чәчүгә кереште. Техниканың яхшы әзерлеге, ягулык-майлау материалларының җитәрлек булуы мул уңышка өметләнергә мөмкинлек бирә.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Алабуга районы