Соңгы көннәрдә күпләп кар яу сәбәпле, түбәләрдә калын кар көртләре, ә кыекларда боз сөңгеләре хасил булды. Аяныч хәлләрне булдырмый калу максатыннан, Актанышның күпкатлы йортлар өчен җаваплы “яран” торак милекчеләр ширкәте түбәләрдәге карларны чистартуга кереште.
Көненә 3 кайчагында исә 5 әр йортның түбсен әнә шулай кардан арындыра эшчеләр. Гаяз Фарисов та алар исәбендә. Ел саен кышкы язгы чорда алар түбәләрне кардан арындыруда катнаша. “Яран” ширкәте быел әлеге эшчәнлекне 1 марттан башлап җибәргән.
Күбесенчә 3 катлы , кайчагында исә биш катлы йортларның да түбәләрен дә чистартырга туры килә. хезмәткәрләр моның өчен алдан инструктаң узган, түбәгә саклык чараларын күреп кенә күтәрелә.