Актаныш районының өстенлекле юнәлеше булган авыл хуҗалыгы тармагы бүген нинди сулыш белән яши? Терлекчелек юнәлешендә хәл тотрыклымы? Шушы көннәрдә район җитәкчелеге хуҗалыкларны күздән кичерде. Аларны борчыган мәсьәләләр хакында фикерләште.
Башак хуҗалыгы 2024нче елга яхшы күрсәткечләр, алга яңа максат һәм бурычлар белән аяк баса. 2023нче елда биредә терлекчелек юнәлешендә күләмле эшләр башкарылган. Савым сыерлары өчен яна комплекс төзелгән. 2024нче елда аны тулысы белән эшләп бетереп, кулланылышка тапшырырга исәпли алар.
Бүгенге көндә бер сыерга уртача 26-27 кг сөт сава башак хуҗалыгы, көненә 27 тонна сөт тапшыралар. Агымдагы елда 30 т сөткә чыгуны максат итеп куялар. Караулар барышында “Тамыр”, “Саф” хуҗалыклары, “Әнәк” агрофирмасының Киров бүлекчәсе биләмәләре дә күздән кичерелде.
Ел әйләнәсе табыш китерә торган терлекчелек тармагы район җитәкчелегенен дә күз уңында. Көннәр салкын булуга карамастан терлекләрне тулы рацион белән ашатырга азык бар. Районнын барлык хуҗалыкларында терлекләрне тукландыру тиешле дәрәҗәдә. 2023 елны бер шартлы терлеккә 814 г үсеш белән тәмамлаганнар. Сөт җитештерү узган елга карганда 106 % үсештә. Әмма терлек баш саннарының кимүе борчый бүген район җитәкчелеген. Сөт күләмен 300 мен тоннага җиткерүне алга максат итеп куя район җитәкчелеге. Мона ирешү өчен районнын мөмкинлекләре җитәрлек. Малларның баш санын арттырганда моңа ирешү мөмкин ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.